Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 август 2020, 12:06

Башкортстаннан Казанга ялга барган яшьләр коточкыч авариягә очраган

20-23 яшьлек кешеләрнең икесе үлгән, икесе авыр хәлдә.

Башкортстаннан Татарстанга ял итәргә килгән яшьләр юл һәлакәтенә очраган. Ике егет һәм ике кыз утырган машина авариягә эләгеп, ике кеше үлгән, икесенең гомере өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
ЮХИДИ мәгълүматы буенча, «Шевроле Лачетти» һәм «Камаз» машиналары Алабуга районында М7 трассасында бәрелешә. «Шевроле Лачетти» белән идарә итүче 20 яшьлек егет алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга һәм «Камаз» машинасына бәрелә. «Камаз» белән 26 яшьлек егет идарә итә.
Бәрелешү шулкадәр нык булган, җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, имгәнүчеләрне машинадан алу өчен коткаручылар махсус кораллар кулланган. 21 егет һәм 23 яшьлек кыз урында ук үлгән, Машинаны йөртүче 20 яшьлек егет һәм 23 яшьлек кыз имгәнгән. Аларны Алабуга хастаханәсенә илткәннәр.
«КП — Уфа» хәбәрчесе 23 яшьлек Алинәнең апасы белән сөйләшкән. Алинә исән, бик җитди имгәнгән. Татьяна сүзләренчә, яшьләр Казаннан кайтып килә торган булган. Ала бирегә ял итәргә һәм аквапаркка керү өчен килгән.
«Бик озак җыенганнар иде. Бөтенесе эшли, шулай да җыенып чыгып киттеләр. Бу хәл килеп чыгар дип беркем дә көтмәгән иде шул», — ди Татьяна.
Алинәне башта Алабугага, аннары вертолет белән Казанга китергәннәр. Ул гаиләдә бердәнбер бала. «Ул аңында. Хәле авыр. Күкрәк читлеге, кабыргалары, куллары һәм аяклары имгәнгән, барысы да сынып беткән. Үзе сулыш ала алмый, ИВЛга тоташтырганнар. Табиблар дога укырга кушты инде. Әгәр исән калса, бик озак дәваланырга туры киләчәк», — дип сөйли Татьяна.
Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/03-08-2020/bashkortstannan-kazanga-yalga-kilg-n-ike-eget-m-ike-kyz-kotochkych-avariyag-ochragan-5760971
Читайте нас: