Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 август 2020, 00:22

Башкортстанга ящур белән зарарланган ит кайтарылган

Ул Колумбия республикасыннан кергән.

Frigorifico Vijagual заводыннан «Мясоптторг»җәмгыяте 92,8 килограмм сыер итен китергән.
Россельхознадзорда белдерүләренчә, бу завод терлек ите аша күчә торган бик куркыныч авыру буенча имин булмаганнар рәтендә. Ведомство хезмәткәрләре ветеринария идарәсе белән берлектә продукциянең бөтен партиясен юкка чыгарган. Ваклап сатуга кадәр ул барып җитмәде. Барлык итне көлгә кадәр яндырганнар, ә ул булган урынны дезинфекцияләгәннәр.
Мәгълүмат буенча UfaTime.ru
Фото kubnews.ru
Читайте нас: