Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 сентябрь 2020, 17:33

Башкортстанда ел башыннан бирле 9 меңгә якын янгын чыккан

Янгыннарда 154 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Янгыннарның иң киң таралган сәбәпләренең берсе булып тәмәке тартканда саксызлык кала, дип ассызыкладылар ведомствода. Һәлак булганнарның яртысы диярлек - 48 проценты моның өчен тормыш белән түләгән.Соңгы очракларның берсе 14 сентябрьдә Чишмә районында булган: бакча йортында 67 яшьлек ир-ат һәлак булган. Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Тәмәке тартучы кеше исерек хәлдә булса, бу гадәтнең фаҗигале нәтиҗәләре ихтималы берничә тапкыр арта. Дәүләт комитетында билгеләп үтелгәнчә, урын-җирдә тәмәке тарту бик куркыныч.
Чыганак: https://resbash.ru/news/proishestviya/V-Bashkirii-s-nachala-goda-proizoshlo-pochti-9-tisyach-pogarov-459204/
Читайте нас: