Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 сентябрь 2020, 12:01

Луиза Хәйруллина: "Бөтен акчаны ирем Маратка бирдем"

Прокурор Луиза Хәйруллинаны 6 елга, аның ире Марат Хәйруллинны 7 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый

Башкортстанда миллионар урлауда гаепләнүче кассир хатын Луиза Хәйруллина эшен судта карыйлар. Луиза хөкем карары чыгарыр алдыннан соңгы сүзен әйтте. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
Луиза иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза сорый. Ул үз гаебен тануын, моңа кадәр хөкем ителмәгән булуын, административ җаваплылыкка тартылмавын искәртә.
«Ирем ягыннан психологик һәм физик басым булды. Мин җинаятьнең авырлыгын аңламадым, ләкин аны булдырмаска тырыштым, җитмәгән акчаны куеп барырга маташтым. СИЗОда утырган вакытта җинаятьнең бар авырлыгын аңладым. Үземә зиннәтле әйберләр алмадым. Бөтен акчаны ирем Маратка бирдем. Мәрхәмәтле, беркатлы һәм ышанучан булуым аркасында иремнең сүзенә карап, кассадан акча алдым», — дигән Луиза судта.
Прокурор Луиза Хәйруллинаны 6 елга, аның ире Марат Хәйруллинны 7 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.
Чыганак: Интертат
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/luiza-khyrullina-bten-akchany-irem-maratka-birdem
Читайте нас: