Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2020, 17:20

Исерек водительләр машинасыз калырмы?

Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутатлары «Русия Федерациясе Җинаять кодексының 104.1 статьясына үзгәреш кертү турында»Федераль закон проектын закон чыгару инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә Русия Федерациясе Дәүләт Думасына кертәчәкләр.

Карар 17 декабрьдә республика парламенты утырышында кабул ителде.
– Закон проекты белән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык катгыйлана, - дип белдердеде Дәүләт Советы Рәисе Константин Толкачев. – Машина йөртүче ел дәвамында исерек килеш руль артына эләксә яки авыр нәтиҗәләргә китергән очракта, автомобильне алырга тәкъдим ителә..
Закон чыгару инициативасы юлларда исерек шоферлар гаебе белән кешеләрнең һәлак булуына бәйле хәлне үзгәртергә тиеш.
Читайте нас: