Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2020, 18:43

Учалыда балалар бассейнда агуланган

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсенең Учалы шәһәре буенча тикшерү бүлеге тарафыннан балигъ булмаган балаларның бассейндагы хлор парлары белән агулану очрагы буенча тикшерү үткәрелә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Учалы шәһәрендәге “Иҗат сарае”нда узган дәрес вакытында 8дән 12 яшькә кадәр 16 баладан торган төркем һәм ике тренер хлорның кискен исен сизә һәм хәлсезлек тоя башлау белән бассейннан чыгып китәләр. Шуннан соң дүрт бала дәваханәгә тикшерү өчен китерелгән, анда балаларга хлор парлары белән агулану диагнозы куелган, хәзерге вакытта алар амбулатор дәвалануга җибәрелгән.
Вакыйга урынына тикшерү идарәсе аппараты тикшерүчеләре-криминалистлары, полиция хезмәткәрләре һәм “Роспотребнадзор” белгечләре килгән.
Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча эксперт тикшеренүләре комплексы билгеләнәчәк, учреждение хезмәткәрләре һәм башка шаһитлар сораштырыла, килеп чыккан хәлгә китергән барлык сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә, нәтиҗәләр буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Uchalida-balalar-basseynda-agulangan-582758/.

Фото:surb.sledcom.ru.
Читайте нас: