Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 декабрь 2020, 13:32

Кан тапшыру станциясендә чыккан янгын "авызлыкланды"

Бүген иртәнге 07:51 сәгатьтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлегенә Уфа шәһәренең Батыр урамында урнашкан Республика кан тапшыру станциясендә янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Вакыйга урынына тиз арада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары рангтагы көчләре юнәлтелә. Коткаручылар килгәндә аерым урнашкан кирпеч бинаның дүртенче катында ачык янгын күзәтелә. Объектның персоналы тарафыннан 150 кеше эвакуацияләнә.
Янгынны сүндерүгә 15 берәмлек техника һәм шәхси составтан 61 кеше җәлеп ителә.
08:25 сәгәтьтә 80 квадрат майданны ялмаган ут авызлыклана.
Тәүге мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Вакыйга урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлеге начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин килгән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының
янгын лабораториясе экспертлары һәм тәүтикшереүчеләр эш башлаган.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/kh-ef-e-lek/an-tapshiriu-stantsiya-inda-si-an-yan-in-aui-li-landi-600506/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлеге.
Читайте нас: