Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 декабрь 2020, 18:49

Тау шуып та өлгермәделәр...

Күңелсез вакыйга Уфаның "Торатау" конгресс-холы янындагы рөхсәт ителмәгән урыннан тау шуганда теркәлгән.

Бер-бер артлы 12 яшьлек кыз менән 6 яшьлек малай таудан тюбинг менән шуган вакытта җәрәхәт ала. Аларның икесе дә дәваханәгә озатыла.
Ата-аналарга күпме искәртүләргә карамастан, балаларының гомерен хәвефкә куеп, күп очракта рөхсәт ителмәгән урыннан тау шудыралар. Бу очракта да ике баланың да янында олылар булган, әммә аларның битарафлыгы аркасында балалар зыян күргән.
Тиздән Яңы ел каникуллары башлана, шуңа күрә ата-аналарга бигрәк тә игътибарлы һәм таләпчән булырга кәңәш итәбез. Балаларыгызга кышкы каникулларын дәваханә койкасында үткәрергә туры килмәсен өчен бар хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәгез!
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/kh-ef-e-lek/Tau-shiuip-ta-lg-rm-nel-r-599642/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500

Фото: "ГорОбзор" сайтынан.
Читайте нас: