Яңа елга бүләккә дип сайлаган уенчыклар, бүләкләр һәм төрле аксессуарларның зур исемлеге коронавирус таратучы булырга мөмкин. Шул ук вакытта SARS-CoV-2 вирусы картон өслекләрендә — 24 сәгатькә кадәр, ә пластик һәм металл өслекләрендә өч көнгә кадәр саклана, дип аңлата табиб-эпидемиолог Ольга Ненастина.
Медиклар сәүдә үзәкләрендә булганда һәм бәйрәмгә бүләкләр сайлаганда битлек һәм перчаткалар турында онытмаска киңәш итә. Ә өйгә кайткач, сатып алынган әйберләрне дезинфекция чарасы белән яхшылап эшкәртергә кирәк, дип яза РИА Новости.