Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 декабрь 2020, 01:28

Һава торышы

Башкортстанда синоптиклар аның начараюы хакында искәртә.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә, 26 декабрьдә, республика территориясендә явым-төшемсез һава торышы өстенлек итәчәк. Һава торышы төнлә – -16, -21, көндез -6, -11.
Әмма якшәмбе көнне, 27 декабрьдә, күпчелек районнарда урыны белән җепшеккә күчә торган кар явачак. Урыны белән электр чыбыкларына һәм агачларга кыр сырынтылары ятачак, юлларга кар салачак, бозлавык булуы да ихтимал. Шулай ук җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип фаразлый синоптиклар. Юлларда күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр кимиячәк. Һава температурасы төнлә -12, -17 градус, аязытканда -22 градуска кадәр. Көндез -2, -7 градус салкын булуы көтелә.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/ava-torishi-bozila-607532/?utm_source=vk&utm_mediu
Читайте нас: