Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 декабрь 2020, 23:29

Тугыз машина берьюлы

Уфа-Ырынбур трассасында берьюлы берничә машина бәрелешкән.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Мәләвез районында яшәүче 35 яшьлек ир-ат ВАЗ-2112 машинасы белән идарә итә. Ул үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итә торган «Renault Magnym» йөк машинасы бәрелә. Бу машина белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә.
Аннары йөк машинасы юл коймасына килеп керә. Шуннан соң шул ук юнәлештә бара торган «Hyundai Solaris», «Toyota Lаnd Cruiser», «Skoda Rapid», «Toyota Camry» бәрелешә.
Авариядә ике кеше имгәнә. Урында полиция һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.
Башкортстанның «Хәбәрләр» тапшыруы юл һәлакәтенең Уфа-Оренбург трассасында булуын әйтте. Соңрак биредә тугызлап машина бәрелешүе ачыкланган. Аларның икесе йөк машинасы, диелә бу хәбәрдә.
Читайте нас: