Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 гыйнвар 2021, 19:23

Коткаручылар игътибарлырак булырга чакыра

Башкортстанда тау шуганда өч бала зыян күргән

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты Башкортстанда бер көн эчендә, 1 гыйнварда гына да тау шуганда өч бала зыян күргән,дип хәбәр итә. Аларның берсенә нибары өч яшь булган.
Коткаручылар мәгълүматларына караганда, Салават районының Морсалим авылында 9 яшьлек кыз зыян күргән. Шулай ук Уфада 3 яшьлек малай имгәнүе турында да хәбәр ителә. Тагын бер бала-6 яшьлек кыз Буздәк районының Канлы Төркәй авылында тауда шуганнан соң ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Ведомствода төбәк халкына кышкыуеннар вакытында игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Читайте нас: