Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
31 гыйнвар 2021, 21:55

Битлекләрне салырбызмы?

.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова россиялеләрнең быел ук саклагыч битлекләрне киюдән баш тарта алачагына өметен белдерде.
«Өмет, һичшиксез, бар, һәм бу өмет, беренчедән, без бу вирус белән яшәргә өйрәнгәнебезне күрсәткәнгә нигезләнә. Һәм, икенчедән, без прививка ясатабыз», — диде Попова Беренче каналга биргән интервьюсында.
Аның сүзләренчә, авыруны контрольгә алу өчен, өлкән яшьтәге россиялеләрнең, инде чирләүчеләрдән тыш, гомуми санының кимендә 60 процентына прививка ясатырга кирәк. Бүгенге көндә гражданнарның 20-25 процентында Covid-19 вирусына карата антитәнчекләр эшләнгән.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bitleklrne-kaychan-salabyz
Читайте нас: