Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 февраль 2021, 11:14

Көрәшче малай имгәнгән

.

Бакалы авылындагы спорт мәктәбендә көрәш ярышында спаринг вакытында имгәнгән 13 яшьлек малай комага киткән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, үсмер спортчы аркасы белән матка егылган, аннары кисәк кенә хәле киткән һәм малай аңын югалткан.
«Үсмер бик авыр хәлдә, ул хастаханәдә. Хәзерге вакытта малай комада», — дигәннәр прокуратурада.
Тикшерүчеләр «саксызлык аркасында сәламәтлеккә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.
Ярышларны уздыру барышын прокуратура һәм Тикшерү комитеты тикшерә. Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/02-02-2021/bashkortstanda-k-r-sh-yaryshynda-fa-iga-img-ng-n-bala-komaga-kitk-n-5803460
Читайте нас: