Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 февраль 2021, 18:13

Мошенниклык схемасы турында кисәтү

.

Русия халкын мошенниклыкның прививка һәм вакцинага бәйле схемасы турында кисәтәләр
Гражданнарга прививкалар, вакцинация паспортлары һәм коронавирустан чит ил препаратларын сатып алу турында тәкъдимнәр белән хатлар килә башларга мөмкин.
Русиядә Covid-19 инфекциясеннән күмәк вакцинация башлангач, мошенниклыкның яңа схемасын барлыкка килергә мөмкин.
«Известия» Русия һәм БДБ илләрендә Avast компаниясе вәкиллеге башлыгы Алексей Федоровка сылтама белән хәбәр итүенчә, мондый «мәгълүмат» социаль челтәрләрдә дә, фейк сайтларында да пәйда булуы ихтимал.
«Джет мәгълүмат системасы» компаниясенең гамәли анализлау лабораториясе белгече Екатерина Рудая фикеренчә, мондый схемалар инде бу айда ук таралачак. Гражданның шәхси мәгълүматларына керү өчен, җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталы аша прививка ясатуга язылу рәсмиләштерергә тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, экспертлар билгеләп үткәнчә, чит ил яки Русиянең «әле чыкмаган» вакциналарын сатып алу турындагы тәкъдимнәр белән фишинг хатлар пәйда булырга мөмкин.
«Киберҗинаятьчеләргә шундый тәкъдимнәр белән бер көнлек сайтлар булдыру кыен булмаячак», — дип өстәде Федоров.
Прививкаларга каршы булганнарга вакцинация турында фейк паспортлары яки поликлиникага бармыйча гына прививканы турыдан-туры өйдә ясатырга тәкъдим итә башларга мөмкиннәр. Мондый очракларда җинаятьчеләр гражданның шәхси мәгълүматларын да алырга омтыла.
Дөньяда прививка ясау кампанияләре старт алу сәбәпле, бу темага фишинг инде дистәләрчә процентка арткан.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-02-2021/rossiya-halkyn-moshenniklykny-privivka-m-vaktsinaga-b-yle-shemasy-turynda-kis-t-l-r-5803631
Фото: yandex.ru/images/search?text=вакциналау%20турында&stype=image&lr=101162&source=wiz&pos=8&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FEf6s73hWkAAoEh8.png&rpt=simage
Читайте нас: