Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 февраль 2021, 14:02

Башкортстанда йорт хайваннарын чиплау башлана

.

Чиплау «хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы Федераль законга хайваннарны (этләрне һәм мәчеләрне) мәҗбүри идентификацияләү һәм стерильләштерүне кертү өлешендә үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасын әзерләү кысаларында оештырылды.
- Электрон чип-паспортның үзенчәлекле аналогы, - дип ажлатты Дәүләт Советының аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфинә Шаһапова. – Чип махсус сканер ярдәмендә хайванны идентификацияләргә һәм хуҗасын билгеләргә мөмкинлек бирә. Чиплау төрле хайваннар өчен үткәрелә, әмма этләр һәм песиләр өчен ул аеруча мөһим: нәкъ менә алар ешрак урамда югалалар.
Читайте нас: