Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 февраль 2021, 11:41

Берничә турист канат юлында туктап калган

.

Бу хәл бүген “Мраткино” тау чаңгысы үзәгендә булган.

Башкортстандагы “Мраткино” тау чаңгысы үзәгендә 16 турист канат юлында туктап калган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетында. Әлеге вакытка кешеләр күтәрткечтән эвакуацияләнгән инде.

Бу хәл кичә көндез булган. Төньяк тау битендәге канат юлы күтәргеч двигательнең сафтан чыгуы нәтиҗәсендә туктап калган. Күтәргечнең озынлыгы — 1 километр, биеклек - тау итәгеннән өскә кадәр 300 метр. Ул вакытта 91 кабинада 16 кеше, шул исәптән бер бала да булган.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару отрядыннан 28 хезмәткәрләр һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән.

Коткару эшләре төгәлләнгән — күтәргечтән бөтен кешене дә эвакуацияләгәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмаган. Туристларны административ бинадагы җылыту пунктына урнаштырганнар.
Читайте нас: