Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 февраль 2021, 12:13

Фатирында агулы елан тапкан

..

Елан баздан алып кергән чиләкле бәрәңгедән чыгып, аяк киеме киштәсенә барып яткан.
14 февральдә Салават шәһәрендә яшәүче гаилә фатирында агулы елан табыла.
Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы йорттагы фатирга елан кереп оялый. Хуҗалар моны песинең үзен сәер тотуыннан абайлап ала.
Гаилә баздан чиләк белән бәрәңгене өйгә алып керә. Ләкин песи бу савытны яратмый. Соңрак ачыклануынча, бәрәңге арасында елан була.
Хуҗалар тиз арада Салават шәһәренең муниципаль янгын сагына мөрәҗәгать итә. Коткаручылар килеп җиткәнче, елан чиләктән чыга, аяк киеме киштәсенә кереп ята. Аннары еланның агулы булуы ачыклана.
Янгын сүндерүче Илһам Мусин махсус кием кия һәм еланны тота.
Елан салкыннан качып базга кергәндер дип фаразлыйлар.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/18-02-2021/bashkortstan-keshese-fatirynda-aguly-elan-tapkan-5807439
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=0&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FDL4NSvJW0AE8A-9.jpg&text=%D0%A4%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B8%20%D0%B7%D0%BC%D0%B5%D0%B8&lr=101166&rpt=simage&source=wiz&rlt_url=https%3A%2F%2Fimages.pexels.com
Читайте нас: