Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 февраль 2021, 18:54

Батут: сикергәннән соң арка авыртса?

..

Казанда ун яшьлек бер малайның туган көнен батут үзәгендә уздырганнан соң, күңелсез хәл килеп чыккан. Әни кеше сөйләвенчә, бәйрәмдә барысы да яхшы булган: балалар күңел ачканнар, алты сәгатькә якын батутта сикергәннәр.
Аннары икенче көнгә кайберләренең аркасы авырта башлаган, берсе коскан. Баксаң, 11 баланың 3сенә зыян килгән, компрессион имгәнү алганнар.
Бу иң еш күзәтелә торган имгәнү төре икән. Тюбингтан, турниктан егылганда да булырга мөмкин. Былтыр республикада батутта сикереп 70 бала имгәнгән булган. Республика балалар клиник дәваханәсенә компрессион имгәнү белән аена 15-20 бала мөрәҗәгать итә ди. Күпләр эшнең нидә икәнен аңламый да.
– Арка авырта дип йөриләр, ә чынлыкта умыртка баганасына зыян килгән булуы бар. Моны вакытында ачыклау мөһим. Компрессион сынулар рентгенда күренмәскә дә мөмкин, шуңа да МРТ ясату ышанычлырак. Дәваламасаң, ул остеохондроз, артрозга китерә, – ди Республика клиник балалар дәваханәсенең травмотолог-табибы Фәнис Гыйбадуллин.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/batut-sikergnnn-so-arka-avyrtsa
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=20&img_url=https%3A%2F%2Fmain-cdn.goods.ru%2Fhlr-system%2F1509934%2F100023016011b0.jpg&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%20%D0%B1%D0%B0%D1%82%D1%83%D1%82%D0%B0&lr=125236&rpt=simage&source=wiz
Читайте нас: