Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 март 2021, 13:02

Телефон шалтыратуына җавап биргәндә, нинди сүзләрне әйтергә ярамый?

.

Шикле шалтырату вакытында «әйе», «юк» сүзләрен әйтмәгез.
«Цифровые платформы» оешмасы гендиректоры Александр Власов телефон мошенникларына каршы
тору өчен киңәшләрен RT сайтына сөйләгән.
Эксперт сүзләренчә, таныш булмаган номердан шалтырату килсә, өстәмә сораулар бирергә кирәк,
әңгәмәдәшне уңайсыз хәлгә кую хәерле.
«Ни булды? Ничек булды?» кебек сораулар бирегез, ди Власов.
Шикле шалтырату булса, трубканы куярга, сөйләшүне туктатырга кирәк.
«Гадәттә, сезнең банкның иминлек хезмәтеннән дип шалтыраталар, имеш, сезнең картадан акча
күчергәннәр. Шундый шалтырату булса, трубканы шунда ук куегыз. Шикләнсәгез, банкка үзегез кире
шалтыратыгыз», — ди эксперт.
Мондый сөйләшү вакытында «әйе», «юк» сүзләрен әйтмәгез. «Кем генә шалтыратса да, «әйе» һәм «юк»
димәгез. «Әйе» урынына «тыңлыйм» яки «алло» дияргә була.
«Бу сезме?» дип сорасалар, «мин» димәгез, «ихтимал», «бәлки» диегез», — дип киңәш итә белгеч.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-03-2021/telefon-shaltyratuyna-avap-birg-
nd-nindi-s-zl-rne-yterg-yaramyy-5809504
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=3&img_url=https%3A%2F%2Fbdg.by%2Fsites%2Fdefault
%2Ffiles%2Ffield%2Fimage%2Fui-59018ea6b257f7.05455123.jpeg&text=%D1%84%D0%BE
%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F
%20%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B3%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D1%80%20%D0%BF%D0%BE
%20%D1%82%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D1%84%D0%BE%D0%BD
%D1%83&lr=187483&rpt=simage&source=wiz&rlt_url=https%3A%2F%2Fi.ytimg.com%2Fvi
%2FPd8sxwlMnLo%2Fmaxresdefault.jpg&ogl_url=https%3A%2F%2Fbdg.by%2Fsites%2Fdefault%2Ffiles
%2Ffield%2Fimage%2Fui-59018ea6b257f7.05455123.jpeg
Читайте нас: