Барлык яңалыклар
Хәтер
15 февраль 2019, 13:33

Әфган онытылмый...

Миңнехан Рәис улы Хәсәнов. 1982 елда Степановка мәктәбен тәмамлаган. 1983 елның 30 сентябрендә Совет Армиясе сафларына алына.

Пехотага эләктек

- Армиягә Валерий Степанов белән бергә киттек. Үзбәкстандагы Коканд шәһәрендә укыганнан соң Кандагарга юлландык. Җиргә төшкәч, беренче булып дембельләрнең самолетка утырырга йөгергәннәрен күрдем.

Безне клубка керттеләр, анда бер тәүлек булдык. Шунда йоклап киткәнмен. Уянсам - башлык юк. Яхшы, яңа башлык иде. Дембельләр искегә алмаштырганнар - өйгә кайталар бит.

Водительгә укысак та, пехотада кеше җитешмәгәнлектән шунда хезмәт итәргә туры килде. Безнең часть Кандагарда тора иде.

Башта төннәр буена бездән өч чакрымда гына урнашкан аэродромны тупка тотулары ишетелә иде. Аннары ияләштек, игътибар итмәдек. Эш шунда, шәһәр таулар арасында урнашкан. Самолет очып киткәннән соң тиз генә югарыга күтәрелә алмый, андый иркенлек юк. Аңа аэродром өстеннән әйләнергә кирәк. Дошманннар шуңардан файдаланып кыялардан аларны минометлар, гранатометлар белән тупка тоталар. Күчерелмә минометлар 82, 122 миллиметр калибрлы иде . Ләкин без самолетлар килеп төшүен күрмәдек, каравыл да яхшы эшләде. Вертолетлар әйләнеп оча. Ә менә Кабулда кыялар тагын да биегрәк, самолет аэродром өстеннән өч тапкыр әйләнергә тиеш. Без анда самолетларны атып төшерүләрен ишеттек.

Безнең бурыч: колонналарның хәвефсезлеген тәэмин итү. «Тормыш юлы» - Союздан Кандагарга барган юлны шулай дип атадылар. Кандагар - Пакистан чигеннән 35 чакрымда урнашкан шәһәр. Колонналар азык-төлек, төзелеш материаллары, солярка, бензин, сугыш кирәк-яраклары ташый...

Безнең участок Коры арык алдында, күпергә кадәр биш чакрымда урнашкан. Колонна килгәнче без аны җәяү үтәбез, юлда миналарның булу-булмавын тикшерәбез.

Мин - пулеметчы

Мин - пулеметчы, алдан барам. Артымнан мина эзләгеч белән сапер килә. Бездән ерак түгел - солдатлар белән танк һәм БТРлар бара. Безнең участок борылышта тәмамлана. Бу иң куркыныч юл участогы. Аны күзәтү өчен биредә танк туктый һәм колонна үтеп киткәнче шунда тора.

Безнең танкны «Везучий» дип атадылар. Аның көпшә авызы яртылаш җимерелгән булса да, йөрде. Ә аңарда снаряд һәм пулядан калган эзләр санап бетерерлек түгел иде.

Көн саен диярлек эшләргә туры килде. Без яши торган нокта юл янында ук.

Мин үземнең Калашников пулеметын алгач, тәҗрибәсезлегем аркасында чак кына башымны ярмадым. Аны сүтә башлаган идем, ун килограммга якын авырлыктагы болванка очып чыгып, маңгаема китереп сукты. Ярты сәгатьтән соң гына аңыма килдем. Беркем дә мине өйрәтергә уйламады. Чөнки анда болай да барысына эш җитәрлек.

Бу пулеметны патроннар белән кору өчен махсус станок булырга тиеш. Тасмага мең патрон кертергә кирәк. Әмма станок юк. Һәрвакыт кул белән тутырам. Кулым канга бата. Табылса, чүпрәк урыйм. Барыбер ярадан кан саркый. Төннәр буена 2-3әр сәгать шулай утырам.

Юлда көтелмәгән хәлләр булдымы? Әлбәттә. Һәм берничә тапкыр.

Бервакыт борылыш алдыннан тартып куелган тимерчыбыкны чак күреп калдым. Кулымны селтәп, саперны үземнең артымнан этеп җибәрдем. Без читкә китеп өлгердек, бетон шартлап, аның зур кисәге без әле генә басып торган урынга килеп төште - тауда кемдер пультка баскан. Мина бетон астындагы җиргә күмелгән булган. Әмма дошманнар үзләре бу көнне күренмәделәр. Танк һәм солдатлар ераграк иде, беркем дә зыян күрмәде - тукталырга өлгерделәр. Юлда зур чокыр барлыкка килде, машиналар үтә алмый. Без бу чокырны бетон кисәкләре, таш белән тутырабыз, ә танк тигезли. Шулай итеп, бу көнне колоннаны үткәрә алдык.

Икенче көнне тагын да начаррак булды. Дошманнар таудан тупка тота башлады. Алар бик күп иде. Без ул чакта аларның һөҗүмен зур кыенлык белән кайтардык. 20гә якын кеше һәлак булды һәм җәрәхәтләнде.

Пулеметка патроннар ташу өчен ярдәмчем булырга тиеш булса да, мин пулеметны берүзем йөрттем. Егетләр ярдәм итте: патроннарны саперлар яки танкистлар йөртте. Беркөнне яхшы җитез егеткә тап булдым. Николай исемле, хохол. Ләкин мин аны саклап кала алмадым.

Без кышлакта бандитлар булу-булмавын тикшерергә киттек. Халык юк, йортлар буш. Аңа: Беркая да кермә. Керәсең икән, башта граната ыргыт...» дидем. Ыргытмаган, кергән. Һәм шунда йортның түбәсе һавага оча. Танкка каршы мина. Куәтле. Солдаттан бернәрсә дә калмый. Аның турында мәгълүматлар сакланган гильзалы кесәсен генә таптым. Аны лейтенантка алып килдем. Ул шартлауны күргән инде, кемнеңдер кайтуын көткән. Николай бер ел гына хезмәт иткән иде.

Моджахедларның явызлыгы

Бездән ерак түгел Сенжерай, Лаймөхәммәт кышлаклары, арытаба Пакистан белән безнең чик. Шуннан наркотиклар кулланып ярсыган моджахедлар, талиблар килеп, авылларда террор оештыралар: тыныч халыкны үтерәләр. Гади халык яклау сорыйлар. Без авылны алардан тазартырга йөрдек. Анда балалар ач. Бер сохари бирсәң, кая барырга кирәклеген, бандитларның кайда булуын күрсәтәләр. Тик алар күбрәк яшеренеп ята иде.

Беркөнне «Моджахедлар кешеләрне үтерәләр...» дип ярдәм сорап килгәннәр. Рөхсәтсез барырга ярамый. Әмма безнең лейтенант Александр Полещук үтә тәвәккәл кеше иде. Рөхсәт итүләрен сорады. Чүл буйлап бандитларны ун чакрым куып барсак та, тота алмадык. Арытаба чик, сугыш кирәк-яраклары да бетте. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Соңрак без аларны куып җитеп юк иттек. Әмма шуның өчен алар авылда тагын да катырак үч алды.

Нәтиҗәдә кышлак бушап калды. Моджахедлар гади кешеләргә яшәргә ирек бирми. Без анда соңыннан гына булдык. Беркем дә юк. Урамда чүл бүреләре генә йөри...

Без авылда яшәмибез, анда куркыныч. Бервакыт якында гына снайпер барлыкка килде. Алты кешене юкка чыгарырга өлгерде. Кайда икәнен аңлый алмыйбыз. Ә безнең лейтенант көзге ярдәмендә аның кайда урнашуын исәпләп чыгарды. Агач башында утыра. Безнең егетләр яшь. Ә мин тәҗрибәле. Пулемет алып, урау юл белән өч чакрымга читкәрәк киттем. Күкрәккә кадәр елганы кичеп чыктым. Түзеп тора алмаслык эсселек, ә су боз кебек, таудан агып төшә. Арткы яктан килеп, снайперга пулеметтан аттым.

Анда киндераштан наркотиклар ясыйлар. Без шундый басуларны күп яндырдык! Авыллардан кешедән биегрәк полиэтилен капчыкларга тутырылган наркотикларны җыйдык. Аларны яндырдык. Яхшы яналар.

Госпиталь шәһәрдә иде. Әмма анда йөри алмаганнар гына ята. Контузия алганнар, җиңелчә яраланганнар йөри, хезмәт итә. Эш барысына да җитәрлек. Беркем дә авырлыкны башкаларга аударырга теләмәде.

Көндез эссе! Ә төнен суыта. Ноябрьдән алып икеай буена бертуктаусыз яңгыр ява. Температура якынча 0 градус. Киемнәрне киптерер урын да юк. Гыйнварда яңгыр туктый: көндез +10, февральдә +30 градуска җитә.

Сугышта аюлар да үлә

Шундый очрак булды. Безнең нокта янында аюлар гаиләсе барлыкка килде: аю баласы һәм ике зур аю, аның ата-анасыдыр, мөгаен. Бандитлар урнашмасын өчен, без тирә-якны даими тикшереп торабыз. Аюлар бу эштә безгә ярдәм дә итте. Хайваннар йөргәнен күрәбез, димәк, анда кешеләр юк. Икенче якка китәбез.

Бермәл зур аюлар һәлак булды, растяжкада шартладылар. Мин бит ул растяжканы төнлә күрдем, чак кына үзем дә шартламадым, соңгы моментта сикереп өлгердем. Төнлә без, чиратлап разведкага чыгып, урынны тикшердек.

Үлгән аюларны дошманнар иткә алып киткәннәр. Ә бәләкәй генә аю баласы ата-анасы һәлак булган урында бөтерелеп-бөтерелә. Карап торуы кызганыч. Аны тотарга булдык. Мин аның җилкәсеннән тоттым. Ә ул әйләнде дә дүрт аягы белән мине кочаклап алды. Юк, тешләми. Киресенчә, битемне ялый. Безнең ноктага барып җиткәнче тырнаклары белән гимнастеркамны ертып бетерде. Без аны ашаттык. Частьтан вертолет чакырттык. Очучы: „Сездә монда нинди хайван бар?”- ди. Аю баласын китергәч, ул аны кочаклап алды да җибәрми. Шулай кочаклашкан килеш очтылар.

Әфганлыларның армиясе икәү. Берсе мәҗбүри - аскарлар. Икенчесе ирекле - арандойлар. Алар революционерлар кебек, илдә тәртип урнаштырырга телиләр. Ләкин бик аз нәрсәне генә беләләр. Бергә эшләдек, аралаштык. Бер аскар белән сөйләшәм. Ул да пулеметчы.


- Менә мин тиеш булган өч елны хезмәт иттем, өйгә кайтам. Әмма анда миңа дошманнар ягында сугышырга туры киләчәк. Бармасам, гаиләмне суеп чыгачаклар...

- Син миңа каршы барасың булып чыга инде.

- Әйе.

- Бәлки, сине монда гына атып үтерергәдер.

- Ә миңа нишләргә?

Батальонда мине Хәсәнҗан дип йөрттеләр. Мин - татар, урындагы халык белән еш кына татарча сөйләштем, алар мине аңлады. Тирә-якта да минем исемемне белделәр, мин хәтта гаҗәпләнә идем. «Сине барысы да белә», диләр.

Хәсәнҗан дип исем бирделәр

Демобилизацияләнеп кайтырга вакыт җитте. Сентябрь азагы. Ике ел хезмәт иттек. Без ун кеше. Өйгә кайтырга кирәк. Тәэмин итү исемлегеннән төшерделәр, сугышка алмыйлар. Без ике атнага якын инде аэродромга йөрибез, ә очып китә алмыйбыз. Ачбыз, нәрсә табабыз, шуны ашыйбыз. Хезмәт итәргә алмыйлар, «Сез үз бурычыгызны үтәдегез», диләр. Беркөнне азык-төлек ташучы колоннадан бер чиләк бәрәңге һәм бер кап май алып калдык. Ә бәрәңге анда дефицит, ә без аны сагындык. Зур казанда пешереп, май салып, калакларны алып ашарга гына утырган идек: «Дембельләр чыгыгыз! Аэродромга!»- диделәр. Без шул көнне кайтып киттек.

Аэродромда безне форма буенча киенгән булуыбызны тикшерделәр.

Дүшәнбе шәһәренә килеп төштек. 62шәр сум акча бирделәр. Әмма аннан өч көн китә алмадык. Билет алып булмый. Безнең белән бер сапер бар иде, этне үзе белән өенә алып кайтып бара. Дүрт аяклы дусыбыз да безнең белән бергә сугышта катнашты, күп егетләрне коткарып калды. Аңа ит сатып алдык. Үзебез ашауны экономияләдек.

Әфганстаннан кайтып киткәндә анда эссе иде. Без кительләр, шинельләр турында уйламадык та. Башкортстанга җитеп киләбез - анда суык!

Дембельдән соң минем исем белән тагын бер кызыклы очрак булды. Хезмәттәшемне очраттым. Мин кайтып киткәндә, ул хезмәт итә башлаган гына иде.

- Хәсәнҗан, соңыннан сезнең батальонда «яшәргә сәләтлеләрне» Хәсәнҗан дип йөрттеләр, дип сөйли ул.

Нигә? Аннары моның өчен сәбәп булгандыр, дип уйлыйм.

Әфганстанга килеп төшү белән, частька җибәргәнче барысына да дүртәр укол ясадылар. Биредә таралган сары, малярия, тиф авыруларыннан прививка... Ул уколлар миңа көчле тәэсир итте, мин чирләп киттем. Бер атна буена югары температура белән яттым, тора алмадым. Бүтән беркем дә авырмады. Күрәсең, прививка тиешле нәтиҗәне биргәндер: минем иммунитетым ныгыды. Соңрак барысы да диярлек җитди һәм авыр чирләделәр, ә мин юк. „Син ныклы булып чыктың”, - диде командир.

Контузия алдым, малярия белән авырдым. Әмма боларның барысын да аяк өсте үткәрдем.

Без күпме наркотикларны юк иттек. Урындагы халык безгә яхшы мөгамәләдә булды. Алар бездән ярдәм көтте. «Шурави»лар килгәч, шатландылар. Балалар безне хөрмәт итте. Алар моджахедлардан тарафыннан бик кыерсытылган иде.

Л.ЕФИМОВА.
Читайте нас: