Барлык яңалыклар
Хәтер
19 февраль 2019, 13:24

Алар мәңге хәтер түрендә

Радий Хәбиров сугышта һәлак булган авыргазылы Геннадий Журавлевның ата-анасына «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел» юбилей медален тапшырды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында үткән тантаналы җыелышта чыгыш ясап, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган яугирләрнең ата-аналарына һәм туганнарына истәлекле медальләр тапшырды.

- Әфган сугышында Башкортстанда туып үскән 10 меңгә якын кеше катнашты. Үкенечкә каршы, без ул сугышта якташларыбызны югалттык. 343 батыр туган Башкортстаныбызга әйләнеп кайтмады. Сугышта һәлак булганнарны һәм сугыштан соң дөньядан киткәннәрне бер минут тын торып искә алыйк. Алар турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә һәрвакыт сакланачак, - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

Исмәгыйль авыл Советының Покровка авылыннан Геннадий Журавлевның ата-анасы Валентин Алексеевич белән Надежда Ва-сильевнага юбилей медале тапшырылды.

Армия сафларына авыргазылы 1981 елда алына. Учебкадан соң, Әфганстанга җибәрелә. Якташыбыз десант-штурмлау ротасы сос- тавында фетнәчеләр отрядын тар-мар итүдә катнаша. Хисарак поселогы янындагы алышта аның БМПсы минага эләгеп шартлый. Күрсәткән батырлыгы өчен Г.Журавлевка үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены бирелә. Егет туган авылында җирләнә.

Совет гаскәрләрен Әфган-станнан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләгән көнне Талбазы авылында да истәлекле чаралар үтте. Ветераннар яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды. Алар тарих-туган якны өйрәнү музеенда район үзәге мәктәпләре укучылары белән очраштылар, «Әфган сугышы якташларыбыз язмышында» китабы белән таныштылар. Яугир-интернационалистлар хөрмәтенә мәдәният сараенда зур бәйрәм концерты үтте.


Безнең районнан Әфганстан Республикасында 160 егет интернациональ бурычын үти. Аларның өчесе - Журавлев Геннадий Валентинович (Покровка авылы), Газиев Илгиз Миңлеәхмәт улы (Корманай авылы), Кузьмин Владимир Сергеевич (Әмзә авылы) - сугыштан әйләнеп кайтмый. Бүген районда 75 әфган сугышы ветераны яши.
Читайте нас: