Тыныч тормышта яшәгән кешеләргә сугыш бик күп кайгы һәм михнәтләр алып килә. Сугыш! Бу биш хәрефтән генә торган сүз эчендә күпме кан, яшь, кайгы, үлем. Русия тарихындагы иң рәхимсез, коточкыч сугышларның берсе - Бөек Ватан сугышы. Бу озак биш ел халкыбыз өчен фаҗига булды. Ләкин шушы авыр елларда иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары сыналды. Бу сынауны кешеләр лаеклы үтә. Алар куркуны белми, гомерләрен дә кызганмый, илебез азатлыгы өчен көрәшеп зур батырлык күрсәтә.
Рәхимсез сугыш берсен дә - балаларны да, өлкәннәрне дә аямый. Кичәге укучы станок артына баса, трактор руле артына утыра, мәктәпне тәмамлаучы кулына корал алып, Ватанны сакларга китә. Алдагы якты киләчәккә, институтка укырга керергә, үз мәхәббәтләрен табарга хыялланган малай һәм кызлар дошман белән күзгә-күз очраша. Мәктәп эскәмиясеннән үк утлы сугыш яланына эләккән яшь, тәҗрибәсез егетләребез нәрсә уйлаган?
1943 елда Мостафа авылында туып үскән Юныс Маннанов кебек 190 яшүсмер ашыгыч рәвештә ОСОАВИАХИМның алты айлык курсларына җибәрелә. Аннары 1нче Белоруссия фронты, Суворов һәм Ленин орденлы Кызыл Байраклы 134нче укчылар дивизиясе. Ул вакытта Юныска унҗиде яшь тә тулмаган була. Сүзем барлык кешеләргә батырлык үрнәге биргән бер шәхес хакында.
Ул 1926 елның 26 ноябрендә колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул вакыттагы бик күп үсмерләр кебек үк армиягә киткәнче колхозда эшли. Армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр (анда әтисе дә була) белән райлеспромхозда көпчәк ясаучы булып эшли башлаганда аңа 16 яшь була. 1943 елның 6 ноябрендә аны Кызыл Армиягә алалар. “Буем кыска, ябык кына булуым сәбәпле, Уфа уку полкы сафында иң азаккы йөри идем”, дип искә ала ветеран. 1944 елның июнендә ул сугышка китә. Менә 1нче Белоруссия фронты, Одер һәм Висла елгаларындагы алышлар. Шунда чыныгу ала да инде малайлар.
Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә, кызылармеец Юныс Маннановны разведкага җибәрәләр. Ул пулемет засадасына эләгә, шунда беренче тапкыр яралана. Шушы һөҗүм итү сугышларында күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Савыгу белән үз частена кире кайта. Коханув авылы янында оборонаны өзгәндә Юныс сугышта яраланган взвод командирын (ул да Башкортстанныкы була) коткара. Моның өчен солдат III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ветеран шуларны искә ала: “Безнең полк Вислада озак торды. Менә тагын һөҗүм итәбез. Без дошман траншеясен бәреп керергә тиешбез. Аның икенче линиясендә дошманнар безгә каршы ут ачты, Шунда командир В.Опушнев: “Гранаталарны сугышка!” дигән команда бирә. Миналанган кыр буенча шуышып барабыз. Шулай килеп чыкты: без дә, немецлар да бер үк вакытта граната ыргыттык. Шуларның берсе командир белән икебезнең арада (миннән ике метр чамасы ераклыкта) шартлады. Аның яңагы җәрәхәтләнә. Икенче траншеяне басып алуны аңлату өчен ракетницадан ике тапкыр өскә атканнан соң, мин аның ярасын бәйләдем. Ул хәрәкәтсез ята иде, аны җилкәмә салып, кыр буйлап алып киттем. Үзебезнекеләр янына иртән генә барып җиттем, аннары җигелгән этләр ярдәмендә санбатка илттем. Анда барып җиткәч кенә аягымның яраланганын сиздем... “
Юныс Мазһар улының Одер һәм Висла өчен көрәштә күрсәткән батырлыклары Польшаның медале белән билгеләнгән. Сугышчы - азат итүче фронт юлыннан шуышып та, атлап та бик күп чакрымнар үтә. Җиңү көнен Штетен шәһәрендә (Балтика) каршылый. Төн уртасында бертуктаусыз ату тавышлары һәм, ниһаять, озак көткән “Җиңү!” сүзе яңгырады. Шатлыгыбызның чиге юк иде. Тизрәк өйгә кайтып туганнар белән күрешәсе килде. Алда хезмәт еллары бар шул. 1948 елда демобилизация турында карар чыккач, туган җирләргә кайту өмете туды. Ләкин озакка түгел. Тагын тоткарлык. Тик 1951 елда гына өлкән лейтенант званиесендә чын ир-егет булып исән-сау өенә әйләнеп кайта. Госстрахка эшкә урнаша, берникадәр вакыт партиянең район комитеты инструкторы була. Аннары өч ел Чиләбе совет партия мәктәбендә укый.
Ю.Маннанов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы район комитетының беренче рәисе була. Юныс Мазһар улы кайда гына эшләмәсен, намуслы хезмәткәр, яхшы оештыручы, җитәкче һәм хөрмәтле кеше була. Ул һәрвакыт тормыш вакыйгалары уртасында кайный. Хаклы ялга сугышка кадәр хезмәт юлын башлаган урман пунктыннан китә. Пенсиядә булса да актив тормыш алып бара. Озак еллар районның сугыш ветераннары советын җитәкли. Өлкән кешеләрнең нәрсәгә мохтаҗ булуын ачыклый, килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, аларны игътибарсыз калдырмый, бәйрәмнәр белән котлый.
Аның якты дөньядан китүенә дә биш ел вакыт үтеп киткән. Гомеренең соңгы елларын ул Уфа шәһәрендә үткәрә. Телефон аша якташлары, фронтовик-иптәшләре белән аралашып тора. Район тормышы белән кызыксына. Ул Талбазы авылында җирләнгән.