Барлык яңалыклар
Хәтер
21 Май 2019, 18:32

Истәлеге - күңелдә

Лицейда БАССРның атказанган укытучысы, элекке директор Степан Николаевич Силантьевка багышланган мемориаль такта ачтылар.

Укытучы, Бөек Ватан сугышында катнашучыны хөрмәтләп искә алу өчен элекке коллегалары, җитәкчелек, лицей укытучылары һәм укучылары, сугыш ветераны Шәриф Мөсәгыйтовлар җыелды. Тантаналы чараны лицей директоры, С.Силантьевның укучысы Лариса Васильева ачты. Район мәгариф бүлегенең элекке начальнигы Валерий Нагаев Степан Николаевич белән бергә эшләгән еллары турында сөйләде.
- Ярты гасыр гомерен балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаган. 1943 елда җидееллык мәктәп директоры вазифасына тәгаенләгәндә аңа нибары 25 яшь булган һәм ул 40 ел алыштыргысыз җитәкче булып торган, - диде директорның лицей үсешенә керткән өлеше турында билгеләп мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Гыйлаҗетдинов.
1967 елда С.Силантьевның башлангычы белән 640 укучыга исәпләнгән яңа бина, аннары 80 урынлык интернат, укыту-тәрбия эше өчен төп бина булган уку мастерскойлары төзелгән.
Мемориаль тактаны ачу хокукы район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Цукановка һәм район ветераннар советы рәисе Инсаф Мифтаховка бирелде.
Читайте нас: