Барлык яңалыклар
Хәтер
21 июнь 2019, 11:54

Солдат каберендә

Картәтием Абдулла Сатлыков (чыгышы белән Өч Бәлеш авылыннан) 1941 елның ноябрендә фронтка китә.

Ул 1942 елда Липецк өлкәсенең Тербунов районын сак-лаган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугыша. Каты алышларның берсендә картәтиебез һәлак була. Авылга аның үлүе турында хәбәркилә. Нәнәбез Хәтимә Сат-лыкова өч баласын - ике кызын һәм бер улын ялгызы тәрбияләп үсте-рә. Әтиебез Мансур Сатлыковка әле 82 яшь. Ул колхозда тракторчы, терлекче булып эшләгән.
Ике ел элек мин Интернеттан картәтинең кайда җирләнгәнлеге турында мәгълүмат белән таныштым, аны белүдә миңа Тербуны авылында яшәгән якташыбыз Заһир Вахитов ярдәм итте. Һәм менә мин юлдамын. Безне Заһир Мохтар улы каршы алды. Без Озерки авылындагы туганнар каберлегенә бардык. Һәйкәл һәм кабер ка-ралган. Бөтен җирдә чәчәкләр. Урындагы халык безне бик җылы каршы алды. Музейда булдык. Анда картәтинең фоторәсемен һәм биог-рафиясен калдырдык.
Мин Заһир Вахитовка һәм Липецк өлкәсенең Тербунов районы хаки-миятенә ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен.
З.МӘКЪСҮТОВА.
Читайте нас: