Барлык яңалыклар
Хәтер
12 сентябрь 2019, 11:51

Мондый фаҗигаләр кабатланмасын иде

Моннан унбиш ел элек террорчылар Беслан мәктәбендә уку елы башлану тантанасына җыелган балаларны һәм ата- аналарны, барлыгы 1128 кешене әсирлеккә алды.

Моннан унбиш ел элек террорчылар Беслан мәктәбендә уку елы башлану тантанасына җыелган балаларны һәм ата- аналарны, барлыгы 1128 кешене әсирлеккә алды. Әсирлеккә алынучыларны коткару операциясендә, 314 кешенең гомере өзелде. Шуларның 128се - балалар. Коткаручылар һәм хәрбиләр белән бергә үлүчеләр исемлегендә барлыгы - 333 корбан. Шунда ук 800дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алды. Беслан мәктәбендә ел саен уку елы башы бәйрәм булып түгел, ә кайгы һәм фаҗига көне итеп үткәрелә. Унбиш еллык дата уңаеннан Беслан мәктәбенә Владимир Путин барачак дигән хәбәрләр таралган иде. Ил җитәкчесенең матбугат сәркатибы, Дмитрий Песков: “3 сентябрь илдә террорчылар кулыннан һаләк булган барлык кешеләрне искә алу көне буларак билгеләнә. Бу көнне ил җитәкчесенең Бесланга баруы планлаштырылмаган”, - дип белдерде.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: