Барлык яңалыклар
Хәтер
3 декабрь 2019, 16:00

Изге эшләр онытылмый

Районның тарих-туган якны өйрәнү музеенда Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе Надир Сәгадиевка багышланган экспозиция ачылды.

Районның тарих-туган якны өйрәнү музеенда Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе Надир Сәгадиевка багышланган экспозиция ачылды.
Презентациядә район хакимияте вәкилләре, Надир Назиф улының дуслары, туганнары, якыннары катнашты. Ул якты дөньядан бик иртә китте. Шушы көннәрдә аңа 55 яшь тулган булыр иде.
Надир Сәгадиев якты эз калдырган, район, Талбазы авылы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул 1964 елның 24 ноябрендә Яңа Карамалы авылында дөньяга килгән. Талбазы урта мәктәбендә белем алганнан соң, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый, читтән торып Башкортстан Рес-публикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1987 елда Авыргазы ремонт-техник предприя-тиесендә (РТП) өлкән инженер булып башлый. 1989 елда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре, 1992 елда яшьләр эшләре буенча комитет рәисе итеп тәгаенләнә. Мелиорация системасында хезмәт сала, сигез ел район төркемле суүткәргечен эксплуатацияләү идарәсенә, соңрак ПМК-121 бүлендек предприятиесенә җитәкчелек итә. Гидромелиорация системасын булдырмыйча район инфраструктурасының арытаба үсүе мөмкин булмавы ачыклана. Чөнки авыргазылылар суга мохтаҗлык кичерә. Шуңа бәйле, 2003 елда «Аургазы-Гидростройсервис» предприятиесе, ә 2007 елда «Технострой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булдырыла. Шушы чорда аның турыдан-туры җитәкчелегендә Авыргазы сусаклагычы, Талбазы авылында 25 чакрым суүткәргеч челтәрләре, 15 чакрым аеру челтәрләре, 1000 куб-лы резервуар төзелә. Райпоның үзәк ашханәсе үзгәртеп корыла, райондагы алты буа тазартыла, Красноусольск шифаханәсенең сероводород чыганак-лары, ләмле күлләре төзекләндерелә. Аптека каршында урнашкан ташландык төзелеш урынында, авылны ямьләндереп, «Талбазы» сәүдә-сервис комплексы барлыкка килә.
Надир Сәгадиев производствоны оста оештыручы, үзенә дә, хезмәткәрләренә карата да таләпчән булды. Аның өчен эшне сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгу мөһим иде. Коллектив хезмәткәрләрен борчыган мәсьәләләрдә кулыннан килгәнчә матди, финанс ярдәм күрсәтергә тырышты. Район Советы депутаты буларак, районның җәмәгать тормышында актив катнашты, спорт чаралары үткәргәндә иганә ярдәме күрсәтте, сайлаучыларга көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә булышты. Район үзәгендә локаль сугышларда һәлак булганнарга һәйкәл куюга зур өлеш кертте. Надир Назиф улы яхшы гаилә башлыгы булды. Тормыш иптәше белән алар ике бала тәрбияләп үстерделәр.
Экспозиция презентациясенә җыелучылар бергәләшеп аның кыска тормыш юлын барлады, аның хакында истәлекләр белән уртаклашты. Дуслары, туганнары билгеләвенчә, ул шат күңелле, принципиаль, оста җитәкче һәм белгеч булды. Надир Назиф улы белән аралашып яшәгәннәр хәтерендә ул изге күңелле кеше булып калган.
Читайте нас: