Барлык яңалыклар
Хәтер
31 гыйнвар 2020, 11:15

Батырлар даны мәңгелек

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы ал-дыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием Вәли Карюков хакында сөйлисем килә. Ул Яңа Кәлчер авылында туган.

Хикәямне 1944 елның 4 мартындагы 5нче Гвардия кавалерия Кызыл Байраклы Дон казаклар корпусы буенча 04/н санлы приказдагы юллар белән башлыйсым килә. „СССР Югары Советы Президиумы исеменнән немец илбасарлары белән көрәштә командованиенең хәрби заданиеләрен үрнәкле үтәгәне һәм анда күрсәткән батырлыгы өчен 5нче Гвардия истребитель-танкка каршы дивизиянең 2нче эскадроны, ПТР взводы командиры гвардия лейтенанты В.Х.Карюковны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләргә“.
Ә бу юллар приказның 1944 ел-ның 22 февралендәге награда битеннән: „Фашистларга каршы һөҗүм итү алышында 1944 елның 16-17 февралендә Киев өлкәсе Ольшанск районының Комаровка торак пунктын алганда гвардия лейтенанты В.Х.Карюков батырлык күрсәтте. Ул җитәкчелек иткән взвод эскадронның башка подразделениеләренең штурмына ярдәм итеп, беренче булып траншеягә төшеп, дүрт немецны үтерә, икесен кулга ала. В.Х.Карюковның взводы дошманның 150 солдатын һәм офицерын юк итә. Һөҗүм итү операциясендә вакытлыча эскадрон командирын алыштыра. Ул җитәкчелек иткән подразделение уңышка ирешә. Командование гвардия лейтенанты В.Х.Карюковны Хөкүмәт наградасы - Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү хакындагы үтенеч язуы белән мөрәҗәгать итә.
5нче гвардия истребитель-танкка каршы дивизия командиры гвардия майоры Лемешко“.
Бу әтинең соңгы наградасы түгел әле. 1944 елның маенда Карпат таулары (Румыния) оборонасы вакытында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында дошман көчләре турында мәгълүмат туплауда командование заданиесен уңышлы үтәгәне һәм батырлык күрсәткәне өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла.
Аның „Сталинград оборонасы өчен“ медале дә битараф калдырмый. Балачакта әтинең хикәяләрен тыңладым, аның орденнары белән горурландым. Әмма мин ул вакытта аларга артык әһәмият бирмәдем. Ә бүген ул дәһшәтле сугыш елларын хәтерләп, яугирләрнең кабатланмас батырлыгы аркасында ирешелгән җиңү булуын аңлыйм. Сталинград алышында ике як та 2 миллионнан артык кешесен югалта. Иртән тулы бер дивизия яуга китеп, кичен аңардан тик бер взвод торып калуын уйласаң, ул куркыныч алыштан ничек исән чыгуны күз алдына китерүе авыр.
Без, илленче еллар буыны, сугышны күрмәдек. Ләкин аны кичергәннәр белән бер чорда яшәү бәхете тиде. Яшьтәшләремнең әти-әниләрен, фронтовикларны - 440нчы укчылар полкының транспорт ротасының ат тотучысы, сугышта өч „Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнгән Ягафәр Шәфыйковны, 331нче гвардия укчылар полкының 2нче укчылар батальоны минометчысы, „Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнгән Мөдәрис Хөснетдиновны, 12нче укчылар дивизиясенең 37нче гвардия укчылар полкының взвод командиры, II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган Лотфи Әхтәмовларны һ.б. хәтерлим. Аларның нинди сугыш авырлыкларын үткән кыю яугир, яхшы күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше булуларын сүзләр белән аңлатырлык түгел. Бакыйлыкка күчсәләр дә, безнең хәтердә һәрвакыт тере булып калачаклар. Аларның барысын да хөрмәт белән искә алып, тыныч күк йөзендә яшәвебез өчен рәхмәт белдерәбез.
Әтиебез тормыш иптәше, әниебез Әнисә Хәнәфи кызы белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Барыбызга да югары белем алырга ярдәм иттеләр. Язмышларыбыз төрлечә язылган булса да, әти-әниебезнең - фронтовик белән тыл эшчәненең намусына тап төшермичә, лаеклы дәвамчылары булып яшәргә тырышабыз.
Ф.Карюков.
Читайте нас: