Ул 1926 елның 15 сентябрендә Талбазы авы- лында туган. Сугыш әтиебез мәктәптә укып йөргән вакытта башлана. 1942 елда җиде сыйныфны тәмамлагач, төрле эшләр башкаручы булып хезмәт юлын башлый. 17 яшендә армиягә повестка ала. 1943 елның ноябреннән алып җиде ай Уфада 32нче укчылар полкында белем ала. 1944 елның маенда аларны 1нче Белоруссия фронты составында Польшага җибәрәләр. Шул ук елның августында Познань шәһәрендә яралана.
«Мемориал» сайты аша Польшада барган сугышлар турында без менә нәрсәләр белдек. СССР Оборона министрлыгының 63нче награда кәгазеннән өземтә:
«... 1944 елның 20 августында Висла елгасының көнбатыш ярындагы безнең плацдармга дошман контратакаларына каршы торганда иптәш Хөсәенов бер адым да читкә чигенми соңгы патронга кадәр көрәшә һәм сугыш барышында яралана. Ул батырларча сугыша һәм хәрби заданиене үтәгәннән соң гына санитар ротага китә. Ул Хөкүмәт бүләгенә - III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә».
Җиңү көнен әтиебез Берлинда совет гаскәрләре сос-тавында каршы ала. Ул батыр яугир була. Аның сугышчан бүләкләре, «Батырлык өчен», «Польшаны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләре шул хакта сөйли. Ул ике тапкыр баш главнокомандующий И.Сталинның «Польшаның зур сәнәгать үзәге – Радом шәһәрен басып алганда яхшы хәрби гамәлләре өчен», икенчесендә – «Бранденбург провинциясенә (Германия) бәреп кергәндә күрсәткән батырлыклары өчен» Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.
Аның өчен сугыш Берлинны алу белән генә тәмамланмый. Биш ел Совет Армиясендә Германия территориясендә хезмәт итә. 1950 елда туган ягына, Талбазы авылына әйләнеп кайта. Биредә Рәүф Хөсәен улы сугыш вакытында җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу эшенә кушыла. 1951 елда аны колхозның башлангыч партия оешмалары секретарьлары курсларына җибәрәләр. Шуннан соң Жданов исемендәге колхозда («Правда» колхозы) партия оешмасы секретаре булып эшли.1953 елның февралендә аны Талбазы авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 1955-1959 елларда район Советы депутаты була. 10 елга якын гомерен тынгысыз, җаваплы хезмәткә багышлый. Мәрхәмәтле, халыкның проблемаларына битараф булмаган, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган әтиебез авылдашлары арасында ихтирам казана.
Тыныч вакытта да намуслы хезмәт итеп, Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек була. Гомеренең соңгы елларында әтиебез 49нчы янгын частенда склад мөдире булып эшләде. Әниебез белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Без барыбыз да яхшы белем алдык, тормышта үз урыныбызны таптык, гаилә кордык. Хәзер барыбыз да лаеклы ялда.
Кызганычка каршы, әтиебез иртә вафат булды, аңа 50 яшь тә тулмаган иде. Оныкларының ничек үскәннәрен, аларның нинди һөнәр сайлауларын күрмәде.…
15 июньдә әтиебезнең вафат булуына 45 ел тулды. Аның безнең арадан китүенә ярты гасырга якын вакыт үтсә дә, кадерле кешебез, сугыш герое турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Фашизмны җиңгән совет халкы арасында ул да булган. Барлык ветераннар һәм тыл эшчәннәре алдында түбәнчелек белән баш иябез.
Барлык балалары исеменнән