Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
19 август 2019, 12:09

“Анкл Бенс" салат-соусы.

Кирәк була : 2кг ташкабак (кабачки), 2,5кг помидор, 1кг болгар борычы, 200г сарымсак, 2 аш кшыгыгы өеп тоз, 200г +1 аш кашыгы шикәр, 200мл көнбагыш мае, 100мл 9 процентлы аш серкәсе.

Помидор, сарымсакны иттарткычтан чыгарып, шуңа шакмаклап туралган ташкабак, тоз, шикәр, көнбагыш маен салып, савытның остен ябып, 30 минут кайнатырга. Аннары токмачлап туралган болгар борычы белэн серкәне кушып тагын 20 минут пешерергә. Стирильле банкаларга тутырып капларга. Ашларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: