Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
27 август 2019, 22:37

Кышкылыкка тәмле лечо

Кирәк булачак:

* 3 кг помидор
* 1,5 стакан шикәр
* 1 стакан үсемлек мае
* 8-10 бөртекле кара борыч
* 2 аш кашыгы тоз
* 3 лавр яфрагы
* 2 аш кашыгы 9% аш серкәсе
* 3 кг татлы борыч
Помидорны иттарткыч аша үткәреп, шикәр, май, кара борыч, тоз, лавр яфрагы, аш серкәсе кушып, 30 минут кайнатабыз. Шуңа туралган борычны кушып, тагы 5-10 минут кайнатабыз. Алдан стерильләнгән банкаларга салып, баштүбән утыртып, суынганчы төреп куябыз.
Ашыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: