Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
5 сентябрь 2019, 17:39

«Кубань" салаты

Кирәк булачак:

2 кг кәбестә
2 кг помидор
1,5 кг кишер
1,5 кг кыяр
1,5 кг татлы борыч
1-2 әче борыч
30 бөртек кара борыч
6 лавр яфрагы (вакланган)
500-600 мл үсемлек мае
200-250 мл аш серкәсе
150 г шикәр
3-3,5 аш кашыгы тоз
Яшелчәләрне турап, бергә яхшы гына итеп бутаганнан соң май, серкә, борыч бөртекләрен, лавр яфрактарын, шикәр, тоз кушып тагын бер тапкыр бутарга. Бер сәгатькәсуты чыкканчы утыртып куярга. Кәстрүлгә салып, кайнатырга куярга. Кайнап чыккач тагы 15 минут талгын утта пешерергә.
Стерилләнгән банкаларга салып, суынганчы төреп куярга гына калды.
Фото ачык чыганактан алынды.