Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
17 сентябрь 2019, 12:28

Кабакны ничек сакларга?

Күп кеше үз бакчасында кабак үстерә, әмма җыеп алганнан соң аны бар кеше дә дөрес саклый белми.

Кабакны саклауга алып куйганчы, аны бер-ике көнгә кояш астында кибәргә калдырырга кирәк. Тышы зарарланган, янчелгән кабакларны саклау өчен алмыйлар. Чөнки алар тиз чери башлаячак. Озак саклау өчен җимеш сабагы булган кабакларны сайларга кирәк. Кабаклар сакланачак бүлмәдә температура шактый түбән булырга тиеш. Иң яхшысы +8...+10 градус, максималь температура +15 градус. Кабаклар караңгыда ятарга тиеш, якты урыннарда алар бозыла. Кабаклар бер-берсенә тиеп тә торырга тиеш түгел, юкса чери башлаячаклар. Әгәр саклау урынының мәйданы бәләкәй һәм кабакларны бер-берсеннән ерак ара белән куеп булмый икән, алар арасына кәгазь куеп калдырырга кирәк. Кабаклар сакланган урынны даими җилләтергә кирәк.
https://intertat.tatar/copayjavap/-kabakny-nichek-saklarga-/
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: