Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
16 декабрь 2019, 06:14

Бәрәңгене дөрес саклагыз

Черегән бәрәңге парлары кеше үлеменә китерергә мөмкин.

Анда гади углекислый газ була. Ул авыр, таралмый һәм идән асты яки баз төбенә җыела. Баз яки идән астында озак торган кеше үлә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Элек базлар җир идәнле, җир стеналы булган, шуңа һава алмашу җиңел барган. Базда кеше үлү очраклары да булмаган диярлек.
Заманча базлар кирпеч, бетон, плиткалар белән тышланган, биредә газ җыелып ята. Шуңа күрә мондый базларга һичшиксез җилләткеч куярга кирәк. Базга төшүче кешене саклап тору хәерле.
Базга берничә кеше берьюлы төшү ярамый. Бер-бер хәл булганда, өстә калган кеше ярдәм итәрлек булсын, диелә хәбәрдә.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: