Корыган ботакларын кул белән тартып алганда, тамырын тартып чыгара күрмәгез. Аларны кисеп алу хәерле.
Куак төбен йомшартыгыз, черемә, уңдырышлы туфрак белән катнаштырылган ком салыгыз. Аннары бераз гына марганцовка салынган су сибегез. Болай иткәндә туклыклы матдәләр җиләк тамырларына сеңәр.
Уңдырышлы туфрак яки черемә алырга җаегыз булмаса, ашлама урынына сабын белән йод эремәсе, чүпрә кулланырга була. Алар да корткычларга каршы тору сәләтен бирә, үсемлекне үстереп җибәрә.
Ун литр суга тулыр-тулмас чәй кашыгы йод һәм ике аш кашыгы сыек сабын салыгыз. Сабын салмасаң, су яфракларга ябышып калмый, тиз генә төшеп китә. Элеге эремәне пульверизатор белән сиптерү уңайлы.
Тагын бер төрле ашлама — чүпрәле эремә. Аны һава температурасы ун градустан арткач кына сибәргә ярый. Ярты литр җылы суга 100 грамм тере чүпрә салып, төнәтегез. Шул арада өч литрлы банкага ике литр җылы су салыгыз, шуңа 100-150 граммшар күләмендә көл һәм шикәр комы салыгыз. Яхшылап болгатыгыз. Шушы сыеклык суынгач, аңа чүпрәле катнашманы өстәгез. Бу банканы җылы урынга өч-дүрт көнгә ачытырга куегыз. Әзер төнәтмәне ярты литр алыгыз һәм ун литр суга өстәгез. Шушы эремәне һәр җиләк куагы төбенә күп итеп сибегез.
Бу ике ашламаны да дымлы туфракка сибәргә кирәк. Юкса, җиләк тамырларын яндырып бетерүегез ихтимал.
Бакча җиләген яз көне күчереп утыртмау хәерле. Инде бик кирәк булса, апрель азагы, май башы бу эш өчен кулай булыр. Җиләк куагының бүленгән урынын яраламый гына алып, күчереп утыртыгыз. Тамырларын өзмәс өчен, зур һәм нык куакны казып алыгыз, туфрагын коегыз, суга салып торыгыз. Шулай иткәндә, куакны бүлү уңайлырак була. Бүлеп утырту өчен өч-дүрт яфраклы үсентеләрне аерып алыгыз.
Җиләкне көз кенә күчереп утыртырга кирәк. Кыш көне алар бераз ныгырга өлгерер, дип киңәш итә бакчачы.
https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-04-2020/bakcha-il-ge-mul-u-ysh-birsen-chen-nishl-rg-5738960