Барлык яңалыклар

Фитофтора белән көрәшәбез

Тотрыксыз һава торышлы, салкын яңгырлы җәйдә фитофтора гөмбәчекләре котырына.

Хәтта өлгереп килгән мул уңышны да юкка чыгара. Ярык тагарак янында калмау өчен, хәстәрен алдын күрүебез бик мөһим. Үсемлекәрне дөрес тукландырып, иммунитетын күтәрүдән тыш, вакытында янботакларын кисеп, сирәкләп, профилактика йөзеннән, суган кабыклары, сарымсак уклары, цитруслы җимеш калдыкларын төнәтеп сибү, сабакларына бакыр чыбык кисәге кадап кую, эремчек суына бор кислотасы, йод тамызып, шуны суга салып болгатып, өсләренә бөркү отышлы.
Корылма эченә берничә урынга бөкесе алынган йод шешәләре элеп куючылар бар. Кайберәүләр үсентеләрне күчереп утырткач ук ХОМ, бордос сыекчасы кебек химикатлар белән эшкәртә башлый. Сүз дә юк, бу препаратлар гөмбәчекләрне җиңә алачак, әмма күрәләтә агулы ризык үстерүдән ни мәгънә? Биопрепаратларның бик күп төрлесе сатуга чыкты. Инфекцияләрдән һәм корткычлардан шулар ярдәмендә саклану күпкә отышлырак. Ничек кулланырга икәнлеге савыт тышларына тәфсилләп язылган.
Читайте нас: