Барлык яңалыклар

Агачларны ничек тәрбияләргә?

Куаклар бик бетләп бетсә, химик чаралар кулланмый гына беттән арынып булмас.

Карлыган, крыжовник куаклары бетләмәсен өчен, химик чаралар кулланасыгыз килмәсә, җайлы гына киңәш бар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Куаклар янына көчле исле үләннәр утыртыгыз. Мәсәлән, бархатцы чәчәге, лаванда, гөлбадран, меңьяфрак, бөтнек, базилик, кориандр, тырнак гөл (календула), чабыр, суган яки сарымсак, ак горчица, петрушка яки укроп.
Помидор ботаклары, кисеп алынган суган белән сарымсак яфраклары да куаклар яныннан бет, гөблә кебек корткычларны куа.
Ләкин куак яфраклары бик нык бетләп бетсә, бу үсемлекләр генә булыша алмас, химик чаралар кулланмыйча булмый.
Фото: https://yandex.ru/images/search
Читайте нас: