Барлык яңалыклар

Кулларны ничек тәрбияләргә?

Бакча эшләре башланганнан соң, хатын-кызлар өчен бер зур проблема туа: кулларны нишләтергә?

Кулларны ничек тәрбияләргә?
Бакча эшләре башланганнан соң, хатын-кызлар өчен бер зур проблема туа: кулларны нишләтергә? Бөтен кеше дә перчатка киеп эшләргә яратмый бит.

Гади генә, әмма бик яхшы киңәш бирик әле үзегезгә.
100 г 3 процентлы водород перекисе (ул теләсә кайсы даруханәдә сатыла), 10-20 г нашатырь спирты, бер-ике тамчы савыт-саба юа торган сыеклык яки бер чеметем кер порошогы кирәк.

Боларның барысын бер савытка салып, кулларны шушы эремәгә тыгып торыгыз. Ярыкларга, җыерчыкларга, тырнак асларына тулган туфрак эзе күзгә күренеп агарачак. Аннары кулны сабынлап җылы су белән юарга да берәр туклыклы крем сөртергә генә кирәк.

Тагын бер киңәш: эшкә керешер алдыннан кер сабынын юешләп, яхшылап кулыгызга ышкыгыз, сабынны тырнап, тырнак астына да кертегез. Эш беткәч, кулыгызны җылы су белән юып кына төшерерсез, бернинди дә эз калмас
Читайте нас: