Барлык яңалыклар

Җиләкнең уңышын арттырырга теләсәң

Әле барыбыз да тәмле җиләкнең уңышын җыеп куанабыз.

Әле барыбыз да тәмле җиләкнең уңышын җыеп куанабыз. Ә киләсе ел нинди булыр? Җиләк уңыш бирсен өчен әледән нигез салып куярга кирәк. Бу хакта җентекләбрәк Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы агрономы Айсылу Камалетдинова сөйләр.
- Җиләкнең уңышын җыеп алгач, киләсе ел турында уйланырга вакыт. Әлбәттә, авырусыз һәм сау үсенте утырмыйча, нидер өмет итеп булмый. Сатып алганда бер еллык үсентегә өстенлек бирегез. Аның савытка утыртылган булуы мөһим. Тамыры 5 сантиметр чамасы, көчле булсын, яфраклары өчәүдән ким булмасын. Элиталы сортлар әйбәт уңыш бирәчәк. Базардан үсенте алырга киңәш итмәс идем. Питомникларда үсентеләрне июнь азагыннан сата башлыйлар.
Үзегезнең ихатада үскән җиләкле үрчетәм дисәгез, бу очракта үсентеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Җиләкле утыртуны августка планлаштырыгыз. Урыны матур, көньяк-көнчыгышка арасыннан торырга тиеш. Җирнең әчелеге дә зур әһәмияткә ия. Көлле яки урманнан алып киленгән җирне җиләк яратачак. Утыртканда үсентенең тамыры озын булса, аны кисәргә кирәк.
Утыртканнан соң, түтәлгә су сибегез. Махсус ашламалар кертү дә комачауламас.. Өстен каплап куйганда, җиләк яхшы күтәрелер. Яңа үсентеләрнең "мыекларын" даими рәвештә кисеп торырга кирәк, - дип сөйли Айсылу.
Тагын да белгеч җиләк яртакан ашламаларны билгеләп китә: 30 грамм мочевинаны 10 литр судаэретеп сибегез. Утыртыр алдыннан чокырларга 1 чиләк җир, тирес, 2 стакан салып буталган ашламаны салыгыз.
Читайте нас: