Барлык яңалыклар

Персиктан лимонад әзерләү серләре

Кирәк булачак: 550 гр персик, 1 л су, 3/4 стакан шикәр комы, 200 мл лимон согы.

Персикларны юып, төшләреннән аерабыз һәм эре кисәкләргә бүләбез. Кәстрүлгә су, персикларны, шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз һәм 3 минут дәвамында кайнатабыз. Бераз суыткач, персикларны алып, блендерда изәбез. Пюре тәмам суынып беткәннән соң аңа лимон согысалып болгатабыз һәм сөзәбез. Сөзелгән пюрены кәстрүлдәге суга кире салып болгатабыз. Эчәргә боз кисәкләре белән бирергә була.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/persikly-limonad
Читайте нас: