Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
19 август 2020, 17:35

Сливадан тәм-томнар

Сливадан дңем, повидло

Сливадан джем. Шикәре бик аз гына күләмдә булган хуш исле джем килеп чыга.
Джем өчен: 2 кг өлгереп җиткән слива, 10 аш кашыгы шикәр комы, 2 корица таягы.
Сливаны юып, төшен алабыз. Җимешне шикәр комы һәм корица белән бергә кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Салмак кына утта, болгата-болгата, 20 минут кайнатабыз. Шуннан җимешләрне иләк аша үткәрәбез. Салмак кына утка куеп, тагын 40 минут чамасы кайнатабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.
Сливадан повидло. Аны десерт яки пирог эчлеге сыйфатында кулланырга мөмкин.
Повидло өчен: 3 кг слива, 3 кг шикәр комы, 1,5 стакан су.
Сливаны юып, төшен алабыз да кәстрүлгә салабыз. Суга шикәр комы кушып, ширбәт кайнатабыз. Ширбәтны җимеш өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз. Шуннан салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Төнгә суытырга калдырабыз. Иртә белән яңадан утка куябыз: кайнап чыккач, салмак кына утта тагын 10 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, кабаттан ике тапкыр шулай эшлибез. Кайнар повидлоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.
Читайте нас: