Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
25 август 2020, 16:18

Көзге салат

3 килограмм кәбестә, 2шәр килограмм суган, помидор һәм кыяр, 1,5шәр килограмм татлы борыч белән кишер, 200 грамм сарымсак; һәр банкага 2шәр аш калагы үсемлек мае, 1әр аш калагы аш серкәсе, 1әр лавр яфрагы, тоз, борыч алына

Яшелчәләрне ваклап турап, яхшылап болгатырга да тыгыз итеп 1 литрлы банкаларга тутырырга, һәр банкага тоз, үсемлек мае, тәмләткечләр, аш серкәсе салырга. Банкаларны ярты сәгать стерильләштерергә.
Читайте нас в