Кабыгы әрчелгән алма һәм бананны угычта уыгыз. Килеп чыккан массага алда санап киткән калган ингридиентларны кушып, яхшылап болгатабыз. Коймакларны ак майда кыздырылган табада пешерәбез. Табагыз ябышмый торган булса, майламасагыз да була. Билегезгә зыян салмый торган бик тәмле чәй ризыгы килеп чыга.