Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
2 сентябрь 2020, 17:31

Өчпочмак рецепты

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 55 г. Эчлек өчен: ит – 30 г, бәрәңге – 30 г, башлы суган – 10 г, сары май – 5 г, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: Итнең сөяксез җирен һәм бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Бәрәңге каралмасын өчен, аны салкын суда тотабыз, тишекле чүмечтә саркытабыз. Тирән эчле савытка ит белән бәрәңгене салып, вак итеп туралган суган, май, тоз, борыч өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз.
Камырны тигез кисәкләргә бүлеп, шарчыклар әвәлибез дә чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Җәймәләр өстенә әзер эчлекне салабыз һәм камырны, кырыйларын өч яктан күтәртеп, өчпочмак формасына кертеп тоташтырабыз, ачылып китмәсен өчен бөреп куябыз. Өчпочмакны, майланган калайга яисә табага тезеп, мичтә якынча 1 сәгать пешерәбез.
Шулпа салырга теләгән кеше өчпочмак уртасында тишем калдыра ала. Шулпа өчпочмак пешеп чыгарга 10 минут кала салына.
Өчпочмакны табынга шулпа белән дә бирергә мөмкин.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/cooking/02-09-2020/chpochmak-retsepty-5767762
Читайте нас: