Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
8 сентябрь 2020, 16:29

Груша һәм имбирь кайнатмасы

Баллы һәм хуш исле бу кайнатма ит белән бирү өчен дә, десерт өчен дә бара

Кирәкле кушылмалар:
- 4 данә груша;
- 0,5 кг виноград;
- 1 лимон согы;
- ½ аш кашыгы яңа өлгергән имбирь;
- 3-4 гвоздика чәчәге;
- 250 мл су.
Эш тәртибе: грушаларны юып, чистарткач яртыга яки дүрткә бүләргә. Орлыгын һәм башындагы койрыгын калдырырга да була, болай ул үзенчәлеклерәк күренә. Грушалар өстенә ярты лимон суы агызырга. Виноград һәм грушаларны калын стеналы савытка салып, өстенә су кушарга һәм уртача утка куярга. Кайнап чыккач, тагын 20 минут кайнатырга һәм җимешләрне судан алырга, ә суын сөзеп орлыклардан арындырырга.
Чиста җимеш суына барлык тәмләткечләрне өстәп сироп ясарга, аңа җимешләрне һәм ярты лимон согы өстәргә. Сүрән утта 20 минут кайнатырга, уттан алгач 6-7 сәгать ял иттерергә. Бу эшләрне 3-4 тапкыр кабатларга. Шул рәвешле, грушадан гадәти булмаган кайнатма 2-3 көн әзерләнә. Нәтиҗәдә грушалар пыяла кебек була, ә сироп матур төскә керә.
Тулырак: http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/gadti-bulmagan-10-zenchlekle-kaynatma-retseptyi-ze
Читайте нас: