Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
29 сентябрь 2020, 12:11

Ташкабактан коймак

Аны әзерләве җиңел һәм ул тәмле дә

Кирәк була:
ташкабак – 500 г
суган – 1 данә
йомырка – 1 данә
он – 3 аш кашыгы
тоз, борыч – тәменчә
кыздыру өчен көнбагыш мае.
Ташкабакны һәм суганны эре угычтан уабыз һәм болгатабыз. Ташкабакның согын сыгып алырга онытмагыз. Әлеге катнашмага йомырка салабыз һәм акрынлап, төерләре калмасын өчен, болгата-болгата он өстибез. Коймак өчен камыр әзер, кызган табада пешереп алырга гына кала.
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/t%D3%99mletamak/tashkabaktan-koymak
Читайте нас: