Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
27 декабрь 2020, 19:18

Пекин кәбестәсе, помидор, тавык ите белән салат

Салат җиңел һәм тиз эшләнә, бик тәмле килеп чыга

Салатны эшләү өчен кирәк:
уртача зурлыктагы пекин кәбестәсе,
тавыкның ак ите (грудка),
3 йомырка,
2 помидор,
ак ипи (кушмаска да мөмкин),
1 татлы борыч,
тоз, кара борыч, укроп, майонез - тәменә карап салына.
Башта тавык итен пешерәбез. Ак ипине шакмаклап кисеп, духовкада киптерәбез, ягъни әзерне сатып алабыз. Тавыкны, помидорны, йомырканы шакмаклап, ә кәбестәне, татлы борычны саламлап турыйбыз.
Барысын бергә кушып, тоз, кара борыч, майонез салабыз.
Вакланган ипине табынга чыгарганда гына өстәргә.
Бу салатны эшләве җиңел һәм тиз - 20 минут җитә, ә үзе бик тәмле килеп чыга.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Pekin-k-best-se-pomidor-tavik-ite-bel-n-salat-610802/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm
Фото: Eda.ru
Читайте нас: