Барлык яңалыклар
Хуҗабикәләр почмагы
19 февраль 2021, 16:44

Эремчекле пирог пешерәбез

.

Эремчекле пирог пешерәбез
Эремчекле өлеш өчен кирәк :
400 г эремчек.
1-2 йомырка.
1 стаканга якын шикәр комы.
Ванилин.
Камыр өчен кирәк:
3 йомырка.
150-200 г шикәр комы.
3-4 аш кашыгы көнбагыш мае.
250 г тирәсе он.
2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).
3 аш кашыгы какао.

Эремчек, йомырка, шикәр комы, ванилинны кушып, блендер белән болгатабыз. Массаны полиэтилен пакетка салабыз.
Камыр өчен йомырканы миксер белән яхшылап болгатабыз, шикәр комы салып тагын яхшылап күпертәбез. Көнбатыш мае салып, болгатуны дәвам итәбез. Камыр көпшәкләндергеч, какао, онны иләп, болгата-болгата, әкренләп кертәбез. Кәгазь җәелгән табаны ак май белән майлыйбыз һәм камырны салып, тигезләп куябыз. Камыр бик сыек булмасын. Эремчекле пакетның почмагын кисеп алабыз да, камыр өстенә буй-буй итеп сыгып чыгарабыз. Аркылыга да сызып чыгабыз. Камыр өстенә шакмак ясап чыккан кебек була. Пешкәндә эремчекле өлеш әкренләп аска төшәчәк. 180 градуста 30-35 минут пешерәбез. Өстен эретелгән шоколад белән бизәп җибәрсәгез, пирожный кебек булачак.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/telene-yotarlyk-eremchekle-pirog-pes
Фото: alimero.ru
Читайте нас: