Барлык яңалыклар

"Хатын-кыз капризы" салаты

.

Ингредиентлар:
тавык ите– 200 гр,
кыяр – 1 шт,
кара җимеш – 100-120 гр,
йомырка – 3 шт,
суган – 1 шт,
чикләвек – 100 гр.
майонез, тоз тәменчә, бизәү өчен петрушка.
Салатны катламлап өябез.
Тозлы суда пешкән тавык итен шакмаклап турап тәлинкәгә җәябез.
Ваклап туралган суган (әчесен чырарыр өчен кайнар суда пешекләп алырга була), кыргычтан чыгарылган кыярны, караҗимешне ваклап турап җәябез. Кыргычтан үткәрелгән йомырка, әстерхан чикләвеген ваклап сибәбез. Петрушка белән бизибез.
Салатның һәр катламына әз-әзләп майонез ягып барабыз.
Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Hatin-kiz-kaprizi-s
Фото: blog-recept.ru
Читайте нас: