Барлык яңалыклар

Челтәрләр ап-ак булыр!

.

Уңган хуҗабикәләр яз җитү белән кыш буе торган тәрәзә пәрдәләрен, челтәрләрне юып эләргә гадәтләнгән. Генераль җыештырудан соң өй эче аеруча балкып, сафланып китә. Бүген тәрәзә челтәрләрен юу, кояшта бераз саргайган өлешләрен агарту өчен киңәшләр тәкъдим итәбез.
* Юар алдынан челтәрләрне мотлак тышка алып чыгып, яхшы итеп селкетеп кагыгыз.
* Пәрдәләр нык пычранган икән, алдан 5-6 сәгатькә тозлы суга салып куегыз. 5 литр суга 4 аш калагы тоз алына.
* Кер юуны машинага ышанып тапшырсагыз, сакчыл (деликатный) режимга куегыз. Порошок сыйфатлы булсын, “БОС” кебек агарткыч өстәү нәтиҗәне тагы да яхшыртыр.
* Юылган челтәргә тагы да ныграк аклык бирергә теләсәгез, “зеленка” яки “синька” ярдәмгә килер. Моның өчен челтәрегезне салкынча тозлы суга 2 тамчы “зеленка” кушып яңадан чайкатыгыз. “Синька”ны да (ул хуҗалыҡ товарлары кибетләрендә сатыла) суга чамалап кына өстәгез, су үтәкүренмәле зәңгәр булса, җитә.
* “Синька” яки “зеленка” кулланудан шикләнсәгез, аш серкәсе кушылган суда чайкатыгыз. 35-40 градус җылылыктагы суга 1 литрга – 1 аш калагы исәбеннән аш серкәсе салыгыз. Бу ысулларны кулланудан челтәрләрегез кояшта җемелдәп, аклыгы, матурлыгы белән озак сокландырыр.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/y-m-i-t/Ap-a-bulir-selt-r-r-723335/
Фото:
mamamoet.ru
Читайте нас: